Суднолар төзү көллияте студентлары өчен чара үткәрелде

2024 елның 25 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы белгечләре «Яшел Үзән суднолар төзү көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе студентлары өчен куллану грамоталылыгы буенча дәрес-семинар үткәрделәр.

Балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законы белән таныштырдылар. Законның иң актуаль маддәләрен карадылар:

- кулланучының тиешле сыйфатлы товар алмаштыру хокукы һәм тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган, алмаштырылырга тиешле товарлар исемлеге;

- товарны дистанцион сату ысулы турында;

- товарда кимчелекләр табылганда кулланучы хокуклары турында;

- товар җитешсезлекләренә карата дәгъва белдерү сроклары.

Конкрет мисалларда техник яктан катлаулы товарлар сатып алганда кулланучыларның хокуклары һәм бурычлары турында фикер алыштылар.

Студентлар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органының кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге эшчәнлеге турында белделәр, буклетлар һәм газеталар рәвешендәге мәгълүмати материал белән таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International