Барысы да товарларны цифрлы маркировкалау турында

2024 елның 26 ноябре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яр Чаллы территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең территориаль бүлеге вәкилләре Чаллы шәһәренең «Лента» гипермаркетында шәһәр халкы өчен уртак чара уздырдылар.

Әңгәмә барышында гипермаркетка килүчеләргә цифрлы маркировкалау системасы, 2024 елның 1 сентябреннән түбәндәге товар төркемнәренең мәҗбүри маркировкасы турында ачык итеп аңлаттылар:

- тернәкләндерүнең техник чаралары,

- ветеринария препаратлары,

- үсемлек майлары,

- терлекләр өчен азык,

- консервланган продукция,

 - велосипедлар,

- алкогольсез сыра.

Кассаларда рөхсәт режимы - легаль булмаган яки вакыты чыккан продукцияне блоклау механизмы турында сөйләделәр.

Чара барышында тыңлаучылар актив катнаштылар, товарларны цифрлы маркировкалау турында сораулар бирделәр, үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Барлык сорауларга дәүләт органнары вәкилләре тарафыннан тулы җаваплар бирелде.

Чара ахырында барлык катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә мәгълүмати буклетлар һәм тематик белешмәләр тапшырылды

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International