Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләренең хокукый грамоталылыгын арттыру буенча «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексын үтәү йөзеннән төзелә торган чаралар комплексын гамәлгә ашыру буенча актив эш алып бара.
Шәхси эшмәкәрләр өчен профилактик чаралар сатып алучыларның мәнфәгатьләре үтәлә торган шартлар тудыруга, шулай ук клиентлар белән конфликтлар килеп чыгу куркынычын киметүгә юнәлдерелгән.
Шул максаттан Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Кадрия Галиева һәм Ольга Шәфыйкова ведомство буйсынуындагы Баулы районында эшчәнлек алып баручы хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре өчен профилактик чаралар комплексы үткәрделәр.
Әңгәмә вакытында белгечләр кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны җентекләп аңлаттылар. Азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларны сату проблемалары, товар турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү кирәклеге, шул исәптән бәя, гарантияләр, яраклылык сроклары, шулай ук товарларны алмаштыру һәм кире кайтару, кулланучының дәгъваларын карау сроклары һәм башкалар турында фикер алыштылар.
Хокукый грамоталылыкны арттыру өчен эшмәкәрләргә һәм сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча буклетлар һәм газеталар тәкъдим иттеләр.