Тартып алынган продукциянең гомуми күләме 3 фляга һәм 3 шешә тәшкил итте

2024 елның 3 декабре, сишәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Бөгелмә районы буенча ЭЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре торак йорттан спиртлы продукция сату фактын ачыклады. Тартып алынган продукциянең гомуми саны 3 фляга һәм 3 шешә (124,5 литр) тәшкил итте.

Шуның белән гражданин РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату) һәм РФ КоАП 15.12 маддәсенең 4 өлешендә (Россия Федерациясе законнарында каралган мәгълүматны маркировкаламыйча һәм (яки) теркәмичә алкоголь продукциясе әйләнеше) каралган административ хокук бозу кылган.

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Административ тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International