Инвалидлар декадасы кысаларында, эшләнгән план нигезендә, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Арча район мәдәният йорты фойесында кулланучылар өчен консультация өстәле оештырдылар.
Чарада катнашучыларга сатып алынган товарда яисә җитешсез хезмәт күрсәтүдә һәм мошенниклардан яклау ысулларында җитешсезлек ачыкланганда кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнар белән бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмнары аңлатылды.
Иң күп сораулар техник яктан катлаулы товарларның сыйфатына кагылышлы иде. Барлык катнашучыларга да төрле тематикалы кулланучылар өчен буклетлар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы координаталары белән визит карточкалары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.