Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгечләре Халыкара инвалидлар көненә һәм Халыкара коррупциягә каршы көрәш көненә багышланган чаралар кысаларында Югары Кондрата авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрделәр һәм авыл җирлеге башкарма комитеты хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча семинар-укулар оештырдылар.
Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итүнең максаты - җәмәгатьчелек игътибарын гражданнарның социаль яктан зәгыйфь категориясе проблемаларына җәлеп итүдән гыйбарәт. Аларны социализацияләүгә игътибар итәргә кирәк, алар туганнары белән генә түгел, ә ешрак җәмгыятьтә булсыннар, ягъни укысыннар, эшләсеннәр, күңел ачсыннар, спорт белән шөгыльләнсеннәр, читтән ярдәмсез йөрсеннәр өчен.
Авыл халкы белән очрашуда кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Мәсәлән, сатып алынган техник яктан катлаулы товарда җитешсезлекләр ачыкланган очракта Кулланучыларның хокукларын, сатучының алдан түләнгән товарны кулланучыга тапшыру вакытын бозу нәтиҗәләрен аңлаттылар, шулай ук сатучының товардагы җитешсезлекләрне гарантия срогы дәвамында бетерү вакытын бозган очракта кулланучыга киңәшләр бирделәр.
Гражданнар белән әңгәмә һәм Башкарма комитет хезмәткәрләре белән семинар-уку барышында Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре белән беррәттән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе компетенциясенә караган башка мәсьәләләр дә, шулай ук «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль закон нормалары да каралды.