Бүләк вакытында килмәячәк, акчаны кире кайтарып буламы?

2024 елның 4 декабре, чәршәмбе

Күп кенә гражданнар өчен яңа елга әзерлек - ул шатлыклы өметләр чоры гына түгел, ә актив финанс чыгымнары чоры да. Кешеләр бүләкләр сатып ала, аларны ешрак маркетплейсларда заказ белән кайтарталар.

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органына Түбәнкамалыдан мөрәҗәгать килде, ул дустының туган көненә бүләккә заказ биргән, ләкин сатучы китереп җиткерү вакытын үзгәрткән, шуңа күрә бу бүләк инде кирәк булмаячак. Кулланучы сорый:

 - Товар өчен акчаны кире кайтарып буламы?

Белгечләр аңлатканча, «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 26.1 маддәсе нигезендә, кулланучы товарны тапшырганчы теләсә кайсы вакытта, ә товарны тапшырганнан соң җиде көн эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Тиешле сыйфатлы товарны кире кайтару тәртибе һәм сроклары турында мәгълүмат товарны китерү вакытында язма рәвештә бирелмәгән очракта, кулланучы товарны тапшыру вакытыннан алып өч ай эчендә товардан баш тартырга хокуклы. Әгәр күрсәтелгән товарны бары тик аны сатып алучы кулланучы гына файдалана алса, кулланучы индивидуаль-билгеле үзлекләре булган тиешле сыйфатлы товардан баш тартырга хокуклы түгел. Кулланучы товардан баш тарткан очракта, сатучы аңа кулланучы тарафыннан килешү буенча түләнгән акчалата сумманы кулланучы тарафыннан тиешле таләп куелган көннән алып ун көннән дә соңга калмыйча кире кайтарырга тиеш. Әгәр акча ун көн эчендә кире кайтарылмаса, кулланучы судка мөрәҗәгать итәргә хокуклы.

Территориаль орган белгечләре маркетплейсларның берсендә сатучылар белән дистанцион ысул белән сәүдә итү үзенчәлекләре турында сөйләштеләр. Маркетплейслар үз эшчәнлек төрләре буенча «агрегатор хуҗасы» дигән төшенчәгә туры килә, ул «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законында беркетелгән. Күрсәтелгән закон нигезендә, агрегатор кулланучыга товар турында, сатучы турында (фирма атамасы, урнашу урыны, ягъни адресы, эш режимы, юридик зат төзү турындагы язманың Дәүләт теркәү номеры йә физик затны индивидуаль эшкуар буларак дәүләт теркәвенә алу турындагы язманың фамилиясе, исеме, атасының исеме, Дәүләт теркәү номеры) бөтен тиешле мәгълүматны бирергә тиеш.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International