Татарстан Республикасының Әлмәт территориаль органына «Р.» кафесында алкоголь продукциясен (11 төрле сыра һәм сыра эчемлеге) законсыз рәвештә ваклап сату факты буенча гражданинга карата административ хокук бозу турында эш материалы керде.
Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 408 шешә (178,5 литр) тәшкил итте.
Шуның белән гражданин РФ КоАП 14.17.1 маддәсенең 1 өлешендә каралган административ хокук бозуны кылган (физик зат тарафыннан алкогольле һәм спиртлы азык-төлек продукциясен законсыз рәвештә ваклап сату).
Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан административ тикшерү үткәрелә.