Белгечләр сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен үткәрелгән чарада катнаштылар

2024 елның 5 декабре, пәнҗешәмбе

1-10 декабрь көннәрендә Россиядә Халыкара инвалидлар көненә багышланган төрле чаралар үткәрелә. Алексеевск районында ел саен бәйрәм чарасы уздыру күркәм традициягә әверелде, анда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең төрле буыннары җыела. Биредә алар коммуникатив күнекмәләрен үстерәләр, аларда тормышка кызыксыну туа, үз-үзләрен бәяләү дәрәҗәсе арта. 

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре әлеге чарада катнаштылар, ул «Кама» кинотеатрында узды.

Балаларны һәм өлкәннәрне зур курчаклар, дәртләндергеч музыка каршы алды. Чараны оештыручылар балаларга биергә, күңел ачарга һәм бер-берсе белән аралашырга мөмкинлек бирде. Бу бәйрәм һәр балага карата кайгыртучанлык һәм ихтирам атмосферасы тудыруның иң мөһим үрнәгенә әверелде. Балалар төрле конкурсларда, уеннарда һәм мастер-классларда актив катнаштылар. Һәр катнашучы күңеленә хуш килгән шөгыль тапты, интеллектуаль викториналар һәм хәрәкәтчән уеннар барысының да күңеленә хуш килде.

Чара барышында балалар арасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә законнарны белү буенча викторина үткәрелде. Барлык теләүчеләргә буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International