Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы башлыгы Вадим Шипилов Чирмешән муниципаль районында күчмә чаралар үткәрде. Алар халык арасында мәгълүмати һәм агарту эшенә юнәлдерелгән иде.
Җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү максатларында Башкарма комитет җитәкчесенең икътисадый мәсьәләләр буенча урынбасары Светлана Кузнецова белән эшлекле очрашу узды. Азык-төлек товарларын, шул исәптән алкоголь продукциясен ваклап сату эшчәнлеген гамәлгә ашырганда таләпләрне үтәү буенча законнарның төп нормалары, БДАМС эшчәнлеге, шулай ук Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре турында сөйләштеләр.
Чирмешән муниципаль районы гражданнарына түләүсез юридик ярдәм күрсәтү максатыннан гражданнарны кабул иттеләр. Кулланучылар товар сату, хезмәт күрсәтү, эш башкару кагыйдәләре, шулай ук әлеге хокукларны гамәлгә ашыру механизмнары белән таныштылар. Тормышта кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның белемнәрен куллану ситуацияләрен карадылар, кызыксындырган сорауларга аңлатмалар бирелде.
Үткәрелгән чаралар Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең агарту эше юнәлешенең төп максатларының берсе булып тора.