Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре Нурлат шәһәренең 1нче мәктәбе укучылары өчен укыту чарасы үткәрделәр.
Дәрес барышында укучылар белән кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр турында фикер алыштылар, сыйфатлы товар сайлау буенча киңәшләр бирделәр, товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда килеп туган очракларны хәл итү тәртибе, кулланучылар хокукларын яклау ысуллары турында сөйләделәр. Балаларны бигрәк тә маркетплейсларда товарлар сатып алганда кулланучылар хокукларын хокукый җайга салу темасы кызыксындырды.
Моннан тыш, укучыларга 2024 елның 9 декабрендә Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне билгеләп үтелүен искәрттеләр. «Коррупция» төшенчәсенең асылын аңлаттылар, аның формалары һәм нәтиҗәләре турында сөйләделәр.
Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында укучыларга инвалидларга хөрмәт белән карарга гына түгел, ә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә мөмкин булган кадәр кадәр ярдәм күрсәтергә киңәш иттеләр.
Дәрес азагында укучылар арасында викторина үткәрелде, җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр тапшырылды.