Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында күпфункцияле үзәкнең Спас районындагы филиалында консультация өстәле үткәрде.
Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү. Чара барышында кимчелекле товар сатып алган очракта кулланучылар хокуклары, сыйфатлы товар алмаштыру, эшләрне башкару срокларын бозган очракта эш итү тәртибе мәсьәләләре каралды.
Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча брошюралар һәм буклетлар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән белешмәләр таратылды.