Балтач районының Цепья авылында гражданнарны кабул итү булды

2024 елның 6 декабре, җомга

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Булат Кадыйров һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Гөлназ Шакирова Балтач муниципаль районының Цепья авылында чираттагы тапкыр гражданнарны кабул иттеләр.

Кабул итүгә авыл халкы, шул исәптән инвалидлар да килгән иде. Кабул итү барышында товарлар сатып алу һәм хезмәт күрсәтү вакытында туган мәсьәләләрне тикшерделәр, кулланучыларның хокукларын аңлаттылар. Белгечләр үз сатып алулары турында, бигрәк тә Яңа ел бәйрәмнәрендә,  ныклап уйларга, шулай ук мошенникларның хәйләләренә эләкмәс өчен уяу булырга киңәш итте. Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

Инвалидлар көненә багышланган чараларны һичшиксез уздырырга кирәк, чөнки бу көнне һәркем җәмгыятьнең аны хәтерләвен тоярга тиеш. Безнең һәркайсыбызда кечкенә генә игелек кояшы бар. Ул сезнең үзегезгә дә, туганнарыгызга да, дусларыгызга да, әйләнә-тирәгездәге кешеләргә дә кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International