Ведомствоара комиссия утырышы турында

2024 елның 6 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органында ВКС режимында 2024 елның 9 ае йомгаклары буенча территориаль орган карамагындагы территорияләрдә алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды.

Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов, Аксубай, Зәй, Мөслим, Түбән Кама, Сарман һәм Чирмешән районнарының МВК әгъзалары, «Татспиртпром» АҖ, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре катнашында узды.

Территориаль орган буйсынуындагы районнар үзләренең күрсәткечләрен чагыштырырга, тәҗрибә уртаклашырга, районнарда башкаларның уңай моментларын гамәлгә кертергә һәм тискәре моментларны булдырмаска мөмкинлек алдылар.

Үз чыгышларында докладчылар түбәндәге сорауларга тукталдылар:

- алкоголь продукциясен сату, шул исәптән Татарстан Республикасы җитештерүендәге;

- республика җитештергән сыра продукциясен сату күләмнәрен арттыру буенча башкарыла торган эш турында;

- районнарда үлемгә китергән агулану сәбәпләре, аларны киметү буенча күрелә торган чаралар хакында;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклауга һәм булдырмауга юнәлдерелгән эш турында.

Моннан тыш, «Татспиртпром» АҖ алкоголь продукциясен китерүне стимуллаштыручы шартлар белән адреслы программага кертелгән сәүдә объектларының эше анализланды. Һәр муниципаль берәмлек буенча нинди эш башкарылуы һәм куелган бурычларга ирешү өчен тагын нәрсәләр эшләргә кирәклеге турында мәгълүмат алынды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International