«Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр белән очрашу узды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба муниципаль районының «Балкыш» үзәгендә ял итүчеләр һәм дәваланучылар өчен чара үткәрде.

Чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый мәгълүмат җиткерү.

Өлкән яшьтәге ял итүчеләр белгеч белән бергә сәүдә кагыйдәләрен аңларга өйрәнделәр, аеруча «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының хокукый нигезләмәләренә төшенделәр. Очрашу барышында ул сатучыларның товар сатканда нинди кагыйдәләрне үтәргә тиешлеген аңлатты, кулланучылар хокуклары бозылуны күргән өлкәннәргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген аңлатты. Шулай ук ул сатып алучыларның шикаятьләре һәм мөрәҗәгатьләре ничек каралуы турында сөйләде; конкрет мисалларда сатучы белән сатып алучы арасында килеп чыга торган конфликтлы ситуацияләрнең ничек хәл ителүен күрсәтте.

Ял итүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикага мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тәкъдим ителде. Чарада катнашучылар территориаль орган хезмәткәренә оештырылган очрашу һәм танып белү, кирәкле мәгълүмат өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International