Әлмәт шәһәренең «Креатив процесслар фабрикасы» яшьләр үзәгендә Халыкара инвалидлар көненә багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлмәт территориаль органы хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Ольга Шәфыйкова бу чарада катнаштылар.
Халыкара инвалидлар көне безнең җәмгыятькә мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең проблемаларына игътибар итү һәм аларның гадәттән тыш рухи көче, максатчанлыгы, катлаулы шартларда уңышларга ирешә белүләре белән соклану өчен бик кирәк.
Сәхнәдә җырлар яңгырады, сәламәтлек, тормыш энергиясе, уңай кәеф һәм билгеләнгән максатларга ирешүгә сыгылмас омтылыш турында теләкләр теләнде. Декоратив-гамәли иҗат эшләнмәләре, сәламәтлеге мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр кулы белән ясалган картиналар күргәзмәсе оештырылды.
Белгечләр катнашучыларга аларның кулланучылар буларак хокуклары бозылган очракта консультацияләр бирә, дәгъвалар, шикаятьләр төзүдә ярдәм итә, шулай ук судта мәнфәгатьләрне мөстәкыйль таләпләр белдермәгән өченче зат сыйфатында тәкъдим итә алуларын аңлаттылар. Чарада катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының сораулар туган очракта мөрәҗәгать итү өчен кирәкле мәгълүмати материаллар тәкъдим иттеләр.