Казанда атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздырыла. Ярминкәләрдә авыл хуҗалыгы продукциясе: кош ите, йомырка, сыер ите, дуңгыз ите, бәрәңге, яшелчә, сөт һәм сөт продуктлары, шикәр, көнбагыш мае, он, кондитер әйберләре сатыла.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре кулланучылар грамоталылыгын арттыру һәм халыкка мәгълүмат җиткерү чараларын үткәрү кысаларында сатып алучылар һәм сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча чаралар үткәрделәр. Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы РФ Законының төп маддәләре буенча фикер алыштылар.
Чаралар актуаль темалар буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар язылган брошюралар һәм буклетлар рәвешендәге белешмәләр тарату белән үрелеп барды.