Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы Әлки муниципаль районының «П» кибетендә кулланучылар өчен консультация өстәле оештырды.
Сатып алучыларга сатып алынган товарда яисә кимчелекле хезмәт күрсәтүдә җитешсезлек ачыкланганда кулланучылар хокукларын яклау законнары тарафыннан бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмнары; гражданнарның мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе аңлатылды; кире кайтарылырга яисә алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштырдылар.
Кибеткә килүчеләргә Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга аңлатмалар тупланган актуаль темалар турында брошюралар һәм буклетлар, шул исәптән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары турында мәгълүмат белән белешмәләр тәкъдим ителде.