Белгечнең өлкәннәр һәм инвалидлар белән очрашуы булды

2024 елның 9 декабре, дүшәмбе

Халыкара инвалидлар көне кысаларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә интернат-йортында өлкән яшьтәге гражданнар һәм инвалидлар белән очрашу оештырды.

Чарада катнашучыларга Кулланучылар хокукларын яклау буенча законнар белән бирелгән хокукларны гамәлгә ашыру механизмнары аңлатылды. Аерым алганда, сатып алынган товарда яки күрсәтелгән хезмәттә җитешсезлек ачыкланганда кулланучылар хокукларын, гражданнар мөрәҗәгатьләрен карау тәртибен аңлаттылар, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы азык-төлек булмаган товарлар исемлеге белән таныштырдылар.

Моннан тыш, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында коррупциягә каршы дөньяга карашны пропагандалау һәм формалаштыру, хокукый аң һәм мәдәният дәрәҗәсен күтәрү максатында «Вөҗдан һәм намус белән яшәү» темасына лекция укылды.

Чара азагында буклетлар һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International