Чистай территориаль органы хезмәткәре Яңа Чишмә урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрде.
Укучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законын белү - кулланучы буларак үз хокукларың турында күбрәк белү, җитештерүчеләр һәм сатучылар тәкъдим иткән мәгълүматка игътибарлы булырга өйрәнү, үзеңне намуссыз сатучылардан яклау һәм товарлар һәм хезмәтләр белән тәэмин итүчеләр белән конфликтларны нәтиҗәле хәл итү өчен менә дигән мөмкинлек, дип сөйләделәр.
Укучылар белән Халыкара инвалидлар көнен бәйрәм итү кысаларында яшь буында инвалидларга һәм өлкәннәргә карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыруга юнәлдерелгән мәсьәлә каралды.
Моннан тыш, Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне кысаларында укучыларга аңлаешлы формада коррупция – ул дөрес булмаган, законга каршы тәртип булганлыгын, кешеләр үз хакимиятләрен һәм хәлләрен кулланып, законсыз файда алуы турында сөйләделәр.
Укучылар хезмәткәрнең чыгышына кызыксынып карадылар, сораулар бирделәр, аларга җентекле квалификацияле җаваплар алдылар.
Чара ахырында укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати материаллар таратылды.