Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен дегустацияләү турында

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасында җитештерелгән продукцияне алга җибәрү максатларында, Лениногорск шәһәренең «И» кибетендә «Татспиртпром» АҖ җитештергән алкоголь продукциясенә дегустация узды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Наталья Платонова катнашты. Ул хуҗалык итүче субъект вәкилләренә кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, товарларны ваклап сату-алу шартнамәсе буенча сату кагыйдәләрен, аерым алганда сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен, азык-төлек товарларын саклау срокларын һәм шартларын, товар турында кирәкле һәм дөрес мәгълүматның булырга тиешлеген аңлатты.

Әлеге чаралар кулланучыларны һәм клиентларны «Татспиртпром» АҖ җитештергән яңа продукция белән таныштыру, кулланучыларның игътибарын республикада җитештерелгән алкоголь продукциясенә җәлеп итү максатында үткәрелә. Кулланучылар тәкъдим ителә торган алкоголь продукциясе, аның куллану үзенчәлекләре турында җентекле мәгълүмат алдылар.

Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау тематикасы буенча мәгълүмати материал һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасының соңгы чыгарылышы таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International