Сатучыларны сәүдә кагыйдәләренә өйрәттеләр

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре азык-төлек товарларын ваклап сату эшчәнлеге алып барыла торган «Әхмәтов» ҖЧҖ кибете (Саба районы) сатучылары өчен семинар үткәрде.

Чараның төп юнәлеше сатучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын җиткерүдән гыйбарәт. Сәүдә кагыйдәләре, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерү мөһимлеге аңлатылды. Чара азагында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләренең адреслары һәм телефоннары белән кулланучылар өчен товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International