Китапханәдә укучылар өчен лекция үткәрелде

2024 елның 10 декабре, сишәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы белгече 2-7 сыйныф укучылары өчен «Кулланучылар хокуклары» темасына лекция үткәрде. Чара Азнакай шәһәренең үзәк китапханә системасында узды.

Укучылар азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарларның сыйфаты, техник яктан катлаулы товарларны, аяк киемнәрен, кием-салымны сату-алу үзенчәлекләре һ.б. мәсьәләләр буенча җентекле аңлатмалар алдылар. гамәлдәге законнарда һәр конкрет ситуациядә ничек эшләргә, сатучыга карата язма дәгъва әзерләргә һәм кулланучылар хокуклары бозылган очракта ярдәм сорап нинди органнарга мөрәҗәгать итәргә кирәклеге аңлатылды. Балалар кызыксынып тыңладылар, сорауларга җавап бирделәр һәм тормыштан мисаллар белән уртаклаштылар.

Кулланучылар грамоталылыгын арттыру өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе төрле актуаль темаларга буклетлар рәвешендә басма продукция тәкъдим итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International