Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы хезмәткәре Мөслим районында халыкка кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча хокукый консультация оештырды. Белгеч гражданнарга түбәндәге мәсьәләләр буенча консультацияләр бирде:
- тиешле сыйфаттагы яисә тиешле сыйфатта булмаган товарларны кире кайтару тәртибе,
- кассадагы бәя киштәдә күрсәтелгән бәягә туры килмәсә, нишләргә? ,
- куллану вакыты чыккан товар сатып алган очракта, нишләргә?
Кулланучылар бәхәсне хәл итүнең дәгъва тәртибе, кулланучы таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарлар, эшләр һәм хезмәтләр турында тулы һәм дөрес мәгълүмат бирү турында мәгълүмат алдылар. Шулай ук белгеч яңа ел бәйрәмнәрендә мошенникларның активлыгы арта баруына игътибар итте. Алар бу чорда акцияләргә һәм бүләкләр уйнатуга зур кызыксыну уята. Интернетта акча күчерүләр һәм түләүләр өчен реквизитларга аерым игътибар бирергә кирәк. Мошенниклар корбаны булмас өчен SMS кодларын, банк карталары мәгълүматларын һәм башка шәхси мәгълүматны хәбәр итмәскә киңәш ителә.
Консультация алу өчен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Түбән Кама территориаль органы белгеченә түбәндәге адрес буенча мөрәҗәгать итәргә була: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт, тел. (85556) 2-35-05.