ТР Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе катнашында ведомствоара комиссия утырышы булды

2024 елның 13 декабре, җомга

2024 елның 12 декабрендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы территориясендә 2024 елның 10 ае йомгаклары буенча алкоголь һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы узды. Чара Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов һәм Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Айрат Фәтхуллин катнашында узды.

Комиссия эшендә Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Илнур Хәмидуллин, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Нигъмәтҗанов, Теләче үзәк район хастаханәсе баш табибы Ирек Галиуллин, Россия Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы Теләче районы буенча бүлекчәсе начальнигы урынбасары Ленар Рәфыйков, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары, «Алкоторг» ҖЧҖ вәкилләре, Болгарпиво һәм хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре катнашты.

Комиссия тарафыннан түбәндәге мәсьәләләр каралды:

- 2024 елның 10 ае йомгаклары буенча сәүдә объектлары һәм авыл җирлекләре киселешендә алкоголь продукциясен, шул исәптән Татарстан Республикасында җитештерелгән аракыны, читтән кертелә торган аракыны сату күләмнәрен анализлау;

- алкоголь продукциясе сатылмый торган торак пунктларга чыгып сәүдә итү турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендәге хокук бозулар өчен штрафларны түләтү эше турында;

- алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен булдырмау эше турында;

- башкарма комитет тарафыннан башкарылган эш, кулланучылар хокукларын яклау һәм башкалар турында;

Утырыш барышында комиссия вәкилләре Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сатуның җирле базарларындагы вәзгыять торышын бәяләү индикаторларын карадылар.

Фикер алышу вакытында түбәндәге карарлар кабул ителде:

- Татарстан Республикасында алкоголь продукциясен ваклап сатуның җирле базарларындагы хәлне бәяләү индикаторларын яхшырту буенча хокук саклау һәм контроль органнарының, район башкарма комитетының үзара хезмәттәшлеген көчәйтергә;

- аз халык яшәгән пунктларда урнашкан сәүдә объектларына алкоголь продукциясе китерү буенча сәүдә предприятиеләре заявкаларын үтәү, адреслы программаны үтәү буенча «Алкоторг» ҖЧҖ сәүдә вәкилләре белән эш алып барырга;

- мәгълүматны муниципаль берәмлек сайтында урнаштырып, кулланучылар өчен даими рәвештә чаралар үткәрергә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International