Татарстан Республикасы Дәүләт Алкольголь инспециясенең Әлмәт территориаль органы белгече Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсенең Әлмәт территориаль бүлеге белгече һәм Татарстан Республикасында гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Әлмәт филиалының Лениногорск бүлеге вәкиле белән берлектә «Озын гомер» социаль ярдәм үзәгендә өлкән яшьтәге кешеләр өчен финанс белеме буенча семинар үткәрделәр. Чара видеоэлемтә режимында уздырылды.
Чара барышында күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре төрле товарлар һәм хезмәтләр сатып алганда кредит килешүләре төзү процедурасына аерым игътибар бирделәр. Игътибар итәргә кирәк булган төп нечкәлекләрне, аерым алганда, кулланучылар кредиты бирү турындагы гаризаның эчтәлеген, финанс бирү шартларын һәм тәртибен, товарларның йомгаклау бәясен яктырттылар, иминият хезмәтләрен күрсәтү шартнамәсен төзегәндә һәм аны ирекле рәвештә өзгәндә кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп таләпләрен әйттеләр. Моннан тыш, займ килешүләре төзегәндә микрофинанс һәм банк оешмалары вәкилләре һәм коллектор агентлыклары хезмәткәрләре белән хезмәттәшлекнең төп моментлары яктыртылды.
Күзәтчелек ведомстволары хезмәткәрләре банкның куркынычсызлык хезмәте хезмәткәрләре һәм банк счеты яки түләү картасы яки банк картасының пин - коды, СНИЛС номерлары һ. б. мәгълүматларын хәбәр итүне сорап телефон аша мөрәҗәгать итүче таныш булмаган затлар белән аралашканда уяулыкны арттыру турында искә төшерделәр.
Тыңлаучылар күзәтчелек ведомстволары белгечләренә видеоконференция үткәргәннәре өчен рәхмәт белдерделәр һәм барлык бирелгән сорауларга тулы җаваплар алдылар.