Әтнә муниципаль районында һәр җомгада авыл хуҗалыгы ярминкәләре уза.
Ярминкәләрнең бурычы - шәхси җитештерүчеләргә үзләре җитештергән продукцияне сатуда ярдәм итү һәм продукцияне сатуда өстәмә канал булдыру. Район халкы мондый чараларда актив катнаша. Ит, балык, сөт, эремчек, каймак, сыр, йорт тавыклары, казылык, яшелчә, җиләк – җимеш һәм кондитер эшләнмәләре - боларның барысын да прилавкаларда күрергә мөмкин иде. Җитештерүчеләр үз товарлары өчен сатып алучылар таба, ә икенчеләре, үз чиратында, яхшы экологик чиста продукциягә ия була.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге белгечләре ярминкәләрдә кулланучылар хокуклары бозылуны кисәтү максатында консультацияләр үткәрделәр. Чара барышында Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контакт номерлары белән визит карточкалары таратылды.