Әлмәттә саңгыраулар җәмгыяте ишетү сәләте бозылган кешеләргә ярдәм күрсәтү белән шөгыльләнә. Инвалидлар өчен мәгълүмат һәм хезмәтләр алу мөмкинлеген тәэмин итү, шулай ук аларның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау аларның эшенең мөһим өлеше булып тора.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Венера Шәрәфетдинова һәм Ога Шәфыйкова «Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыяте» иҗтимагый оешмасының төбәк бүлекчәсендә чираттагы тапкыр инвалидлар өчен кулланучылар хокукларын яклау буенча лекция уздырдылар.
Җәмгыять җитәкчесе һәм сурдотәрҗемәче Анастасия Яшина ярдәмендә катнашучыларның тормышларыннан барлыкка килгән сораулары буенча фикер алыштылар. Мәсәлән, тиешле һәм тиешле булмаган сыйфатлы товарларны кайтару сроклары, сыйфатсыз азык-төлек продуктларын кайтару, кибетләрдә бәяләрнең туры килмәве турында сөйләделәр. Өлкәннәргә һәм инвалидларга карата бүгенге көндә популяр булган мошенниклык гамәлләре һәм алардан саклану ысуллары турында җентекләп сөйләделәр.
Катнашучыларның барысына да кулланучылар буларак хокуклары бозылган очракта мөрәҗәгать итү өчен кирәкле мәгълүмат белән буклетлар, шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе логотибы белән газеталар һәм блокнотлар таратылды.