Кулланучылар базары өлкәсендә хокук бозуларны кисәтү максатларында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Кукмара районы территориясендә эшкуарлык эшчәнлеге алып баручы сәүдә объектларында булдылар. Чаралар барышында шәхси эшмәкәрләр сатучылары өчен «Кулланучылар хокукларын яклау» турындагы РФ Законының төп моментлары һәм РФ Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары аңлатылган семинар-укулар үткәрелде.