Саба районының Лесхоз мәктәбе укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрелде

2024 елның 20 декабре, җомга

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Саба районының Лесхоз мәктәбендә өлкән сыйныф укучылары өчен дәрес үткәрде.

Көн саен, сатып алулар ясаганда, теге яки бу хезмәтләр алганда – без барыбыз да кулланучылар булып торабыз. Цифрлы технологияләр үсеше заманында сату-алуның дистанцион алымнары торган саен популярлаша бара, шуңа күрә товарның сыйфатын, аның рекламада яки җитештерүче сайтында белдерелгәнгә туры килүен һәрвакытта да урында тикшереп булмый. Һәм моның белән иртәгә үк бүгенге мәктәп укучыларына очрашырга туры киләчәк.

Гражданнарның хокукый хәбәрдар булуы - җитештерүченең үз өстенә алган йөкләмәләрен үтәвен контрольдә тотуның төп механизмы. 

 Чара барышында мәктәп укучылары белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның һәм «Коррупциягә каршы тору турында»гы Федераль законның кайбер нормаларын карадылар. Укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе үткәрә торган олимпиада турында искә төшерделәр һәм киләсе уку елында анда актив катнашырга киңәш иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International