Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Ирина Галимова Теләче районының Югары Кибәхуҗа авылында урнашкан Г.Г. Гыйльмуллина шәхси эшмәкәрлек предприятиесенең кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны үтәү мәсьәләләре буенча өлкән яшьтәге кешеләр белән әңгәмә үткәрде. Әлеге чараның максаты - кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату, халыкның кулланучылар грамоталылыгын арттыру, гражданнарга кулланучылар хокукларын дәүләт һәм җәмәгать яклавының мөһим механизмнары турында мәгълүмат бирү. Чара азагында кулланучыга файдалы мәгълүмат һәм территориаль орган реквизитлары белән буклетлар тәкъдим иттеләр.