Агымдагы елның 11 аена йомгак ясалды

2024 елның 23 декабре, дүшәмбе

Лаеш муниципаль районы Башкарма комитетында этил спирты һәм алкоголь продукциясенең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышы булды.

Агымдагы елның 11 аена йомгак ясалды, комиссия әгъзаларының башкарылган эшләр турында хисаплары тыңланды һәм киләсе, 2025 елга максат-бурычлар билгеләнде.

Районда 124,5 мең декалитр алкоголь продукциясе һәм 18227,7 мең декалитр сыра һәм сыра эчемлекләре сатылуы билгеләп үтелде.

Районда җан башына алкоголь продукциясен куллану күләме 17,4 литр тәшкил итте.

Комиссия тарафыннан легаль булмаган сату фактларын булдырмау буенча тулы чаралар күрелүгә карамастан, районда чыгышы аңлашылмаган спиртлы продукция сатучы осталар бар, бу ахыр чиктә күңелсез  нәтиҗәләргә китерә.

Башкарыла торган эшләр, күрелә торган чаралар уңай нәтиҗәләргә китерә. Әйтик, агымдагы елның 11 аенда спиртлы продукция белән агулану саны өч тапкырга кимегән (9 факттан 3кә кадәр), шулай да үлем очракларыннан котылып кала алмаганнар - Лаеш районында яшәүче 2 кеше вафат булган.

Шуңа бәйле рәвештә, көтелгән төп бәйрәм – Яңа ел һәм озакка сузылган Яңа ел каникуллары дәвамында сыйфатлы, легаль продукцияне тиешле лицензияле сәүдә объектларында гына сатып алырга киңәш итәбез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International