Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы белгече Казан шәһәрендәге кибетләрнең берсендә кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча семинар үткәрде. Сәүдә объектында азык-төлек һәм азык-төлек булмаган товарлар сатыла.
Чараның максаты - Казан шәһәренең кулланучылар базарында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә закон бозуларны кисәтү, гражданнар тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч булган сыйфатсыз товарларга юл куймау, кулланучылар хокукларын бозуларны кисәтү, хокукларны яклау өлкәсендә грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү.
Мондый семинарлар даими рәвештә үткәрелә. Чаралар барышында «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре, законнардагы үзгәрешләр, 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы ваклап сату-алу шартнамәсе буенча товарлар сату кагыйдәләре карала.
Чаралар вакытында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.