21 декабрьдә Тәтеш шәһәрендә район мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Районның авыл хуҗалыгы оешмалары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар, шәхси эшмәкәрләр сатып алучыларга парлы ит, балык, сөт продукциясе һәм яшелчәләр тәкъдим иттеләр. Агросәнәгать комплексы предприятиеләре сатуга ашлык һәм печән куйдылар.
Районның кулланучылар базарын арзан бәядән югары сыйфатлы товарлар белән тулыландыру, шәхси җитештерүчеләргә үзләре җитештергән продукцияне сатуда ярдәм итү, җитештерүчеләрне җитештерелгән продукцияне сату өчен өстәмә урыннар белән тәэмин итү - авыл хуҗалыгы ярминкәсенең чарада катнашучылар фикеренчә ирешелгән төп бурычлары.
Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Сазонова сатып алучылар һәм сатучылар өчен кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультация үткәрде.
Белгечнең ярминкәдә катнашуы беренче чиратта шәхси эшмәкәрләрнең кулланучыларга хезмәт күрсәтү сыйфатын һәм культурасын күтәрүгә юнәлдерелгән иде, сатыла торган продукциянең һәм товарларның сыйфатына һәм куркынычсызлыгына карата төп таләпләр аңлатылды. Бу урында үз проблемаларыңны оператив хәл итү өчен яхшы мөмкинлек. Һәркем үзен борчыган соравын бирә һәм аңа тулы җавап ала алды. Чара барышында барлык мөрәҗәгать итүчеләргә кулланучылар мөнәсәбәтләре өлкәсендәге актуаль темаларга мәгълүмат буклетлары тапшырылды.