Укучылар өчен лекция үткәрделәр

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Татарстан Республикасы буенча Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлегенең Бөгелмә, Азнакай, Баулы районнарында баш белгеч-эксперты белән берлектә Азнакай шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары өчен дәрес үткәрде.

Хезмәткәрләр укучыларны Кулланучылар хокуклары белән таныштырды:

- тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарлар сатып алганда нинди таләпләр куярга мөмкин;

- сыйфатсыз эшләр һәм хезмәтләр күрсәтү очракларында кая мөрәҗәгать итәргә;

- кулланучыларның аерым таләпләрен канәгатьләндерү сроклары, товарларны дистанцион рәвештә сату ысулы турында мәгълүмат бирделәр.

Катнашучылар территориаль орган хезмәткәрләре чыгышларын кызыксынып тыңладылар, күпләр үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Мәсәлән:

- теге яки бу товарны кибеткә кайтарганда кулланучының касса чегы булу мәҗбүриме?

- товарны ремонт өчен кибеткә кем хисабына китерергә тиешләр? һәм башкалар.

Дәрес тәмамлангач, территориаль органнар телефоннары белән кулланучылар хокукларын яклау буенча мәгълүмати материаллар тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International