Ике ведомство хезмәткәрләре кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашты

2024 елның 28 декабре, шимбә

Кулланучылар хокукларын яклау буенча эш тәҗрибәсе белән уртаклашу максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре очрашты. Чара барышында «Кулланучылар хокукларын яклауның комплекслы системасын үстерү» процесслы чаралар комплексы турында фикер алыштылар.

2024 елда ике ведомство хезмәткәрләре бергәләп кулланучылар һәм хуҗалык итүче субъектлар өчен төрле профилактик чаралар уздырдылар. Һәр оешма мөстәкыйль рәвештә күп эшләр башкарды. Чарада катнашучылар 2024 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре турында сөйләделәр, кулланучылар хокукларын яклау системасын тәэмин итү һәм киләчәктә камилләштерү мәсьәләләрендә бердәм алымнар эшләделәр. 2025 елга Бөтендөнья кулланучылар хокукларын яклау көне һәм Европа сыйфат атналыгы кысаларында чаралар уздыру чорында кулланучыларны агарту буенча, шулай ук массакүләм мәгълүмат чаралары белән үзара хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча уртак эш планлаштырылган. Киләсе елда муниципаль районнар сайтларында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге мәсьәләләр буенча гражданнарга мәгълүмат бирү һәм кулланучыларны агарту буенча материаллар урнаштыруга аерым игътибар биреләчәк.

Ике ведомство хезмәткәрләренең бердәм эше ведомство буйсынуындагы районнарда кулланучылар мәнфәгатьләрен комплекслы якларга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International