Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы һәм Роспотребнадзорның Татарстан Республикасы буенча идарәсе хезмәткәрләре Алексеевск районының күпфункцияле үзәкәгендә кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча халыкка консультацияләр үткәрделәр.
Чара барышында халык кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә гамәлдәге законнарга кагылышлы сораулар бирде.
Гражданнарга сыйфатсыз товарлар сатып алуга, хезмәт күрсәткәндә кимчелекләр ачыклануга бәйле сорауларга җаваплар бирелде. Моннан тыш, кулланучының товарларның җитешсезлекләренә карата таләпләр кую сроклары, тиешле сыйфатлы товарны алмаштыру тәртибе һәм башка бик күп нәрсәләр аңлатылды.
Кулланучылар өчен уңайлы урында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар, «Вестник потребителя Татарстана» газетасы урнаштырылган иде.