Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече «Алексеевское молоко» ҖЧҖ кибете хезмәткәрләре өчен уку семинары үткәрде.
Семинар кысаларында товарлар маркировкасын үтәү, «Гадел билге» товарлары мониторингы системасы мәсьәләләре каралды.
Тыңлаучыларга кулланучылар законнары нормалары җиткерелде, сатучы белән сатып алучының хокукый мөнәсәбәтләре, товарлар һәм хезмәтләр сатканда кулланучылар белән исәп-хисап тәртибе, оешмаларның тикшерүләр уздыру вәкаләтләре каралды.
Күчмә семинарлар Алексеевск районының сәүдә объектларында даими рәвештә уздырыла һәм эшмәкәрләр һәм сатучылар өчен уңайлы формага әверелде, чөнки алар турыдан-туры эш урыннарында уздырыла.
Чара азагында «Вестник потребителя Татарстана» газетасы, товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар таратылды.