Тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашу булды

2025 елның 13 гыйнвары, дүшәмбе

Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлеге хезмәткәрләре Арча муниципаль районындагы «Өмет чыганагы» тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр белән очрашу үткәрделәр.

Катнашучыларга Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе, аның функцияләре һәм бурычлары, кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның төп нигезләмәләре турында мәгълүмат җиткерелде. Мондый темалар кузгатылды:

- сатып алучыларны алдау ысуллары;

- сәүдә оешмаларында сатып алучыларның хокукый хәле.

Тиешле һәм тиешле булмаган сыйфаттагы товарларны кире кайтару тәртибе, хезмәт күрсәтү өлкәсендәге хокуклар, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясендә уздырылган дегустация нәтиҗәләре, олимпиада һәм башкалар турында аңлатмалар бирделәр.

Әңгәмә ахырында чарада катнашучыларга «Вестник потребителя Татарстана» газетасын, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы брошюралар һәм буклетлар тәкъдим иттеләр. Инспекциянең «Кулланучылар хокукларын яклау» Интернет-сайты эше турында сөйләделәр, анда бик күп файдалы һәм кирәкле мәгълүмат табарга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International