Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы хезмәткәре Ирина Синица Азнакай шәһәренең 4 нче лицеенда 10 нчы сыйныф укучылары өчен кулланучылар белеме буенча укыту чарасы үткәрде.
Укучыларга кулланучылар хокукларын яклау буенча закон нигезләре турында сөйләделәр, кулланучылар товарлар сатып алганда, эшләр башкарганда һәм хезмәтләр күрсәткәндә очраша торган иң актуаль мәсьәләләр буенча гамәлләр алгоритмын тикшерделәр. Кулланучылар хокукларын яклау буенча ел саен үткәрелә торган олимпиада турында сөйләделәр, аны үткәрү тәртибен һәм вакытын искә төшерделәр. Дәрестә катнашучылар арасында 2024 елда үткәрелгән олимпиадада катнашучылар да бар иде. Югары сыйныф укучыларына ирешелгән нәтиҗәләрдә генә тукталып калмаска, кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә белем дәрәҗәсен остазлар көче белән дә, үз көчләре белән дә күтәрергә, еллык олимпиадаларда катнашуларын һәм призлы урыннар алуларын теләделәр.