Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы буйсынуындагы Питрәч районына бару кысаларында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрүгә һәм халыкка кулланучылар хокукларын яклау, шулай ук хуҗалык итүче субъектлар белән кулланучыларга хезмәт күрсәтүнең сыйфаты һәм культурасы мәсьәләләре турында мәгълүмат бирүгә юнәлдерелгән чаралар уздырылды.
Катнашучылар «Кулланучылар хокукларын яклау турында»1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законының төп нигезләмәләре белән таныштылар.
Чара барышында мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы таратылды.
Хезмәткәр шулай ук социаль әһәмиятле азык-төлек товарларына 24 атама буенча бәяләр мониторингын үткәрде.