Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Яшел Үзән территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-экспертлары Гүзәл Гайнуллина һәм Лилия Эргашева Татарстан Республикасы Буа муниципаль районында Академик Р.З. Сәгъдиев исемендәге мәктәпнең 7-8 сыйныф укучылары өчен сыйныфтан тыш дәрес үткәрделәр.
Белгечләр балаларны «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы закон нигезләмәләре белән таныштырдылар, хезмәт күрсәткәндә кулланучылар хокуклары бозылган очракта, шулай ук сату-алу процессында аларны гамәлдә куллану чаралары турында сөйләделәр. Чара барышында укучыларга аңлаешлы формада дистанцион сәүдәнең үзенчәлекләре турында, интернетта сатып алган вакытта кулланучының нинди хокуклары һәм бурычлары булуы турында аңлаттылар, шулай ук интернет-сайтларда товарларга һәм хезмәтләргә заказ биргәндә нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге турында сөйләделәр.
Дәрес тәмамланганнан соң барлык укучыларга да тематик буклетлар таратылды.