Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең хокукый грамоталылыгын арттыру максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстан республика оешмасы (ЧГО ТРО ВОИ) Чистай шәһәр оешмасында кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендәге законнарны аңлату буенча лекция оештырды.
Чара барышында катнашучылар белән «Кулланучылар хокукларын яклау турында» РФ Законының 5 статьясын карадылар, ул товарга гарантия срогын билгеләү өлешендә җитештерүченең (башкаручының, сатучының) хокукларын һәм бурычларын җайга сала.
Тыңлаучыларга җитештерүче (башкаручы) товарга гарантияле срок - товарда (эштә) җитешсезлек ачыкланган очракта җитештерүче (башкаручы), сатучы, вәкаләтле оешма яисә вәкаләтле шәхси эшмәкәр, импортер кулланучы таләпләрен канәгатьләндерергә тиеш булган чор билгеләргә хокуклы, дип аңлаттылар.
Сатучы, әгәр товар җитештерүче тарафыннан билгеләнмәгән булса, товарга гарантияле срок билгеләргә хокуклы. Сатучы җитештерүче билгеләгән гарантия срогы узгач табылган товар җитешсезлекләренә карата йөкләмә алырга хокуклы (өстәмә йөкләмә). Сатучының өстәмә йөкләмәсе эчтәлеге, мондый йөкләмәнең гамәлдә булу вакыты һәм кулланучының мондый йөкләмә буенча хокукларын гамәлгә ашыру тәртибе кулланучы белән сатучы арасындагы шартнамә белән билгеләнә.
Чара азагында катнашучыларны кызыксындырган сорауларга җаваплар бирелде. Җәмгыять әгъзаларына мөстәкыйль өйрәнү өчен кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә төрле тематикалы буклетлар таратылды.