Шәхси эшмәкәр А.Т. Хәлимов мини-пекарнясында (Арча районы) икмәк продукциясен презентацияләү күргәзмәсе уздырылды.
Әлеге җитештерүченең ассортиментында бик күп төрле эшләнмәмләр бар: төрле эчлекле пироглар, камыр ризыклары (өлеш, өчпочмак, самса) һәм ипи.
Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре катнашты, алар хуҗалык итүче субъект вәкилләренә һәм сатып алучыларга кулланучылар хокукларын яклау турындагы закон нормаларын, сәүдә кагыйдәләрен, шул исәптән сатыла торган товарларга бәяләрне рәсмиләштерү кагыйдәләрен, эшләнмәләрнең яраклылык срокларын үтәү кирәклеге турында аңлаттылар. Сатып алучыларга нинди мәгълүмат бирелергә тиешлегенә аерым игътибар бирелә.