Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органы контроль-инспекция бүлеге белгече Азнакай муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының икътисад, сәнәгать һәм сәүдә бүлеге җитәкчесе һәм белгече, «Татспиртпром» ААҖ вәкилләре белән берлектә Азнакай шәһәре һәм Азнакай районының хуҗалык итүче субъектлары белән күчмә чаралар үткәрделәр.
Чара Республикада җитештерелгән алкоголь продукциясен сату - ваклап сатуларны киметмәү һәм республика җитештергән алкоголь продукциясе ассортиментын арттыру мәсьәләләре буенча хуҗалык итүче субъектлар вәкилләре белән индивидуаль эшләү максатында уздырылды.
Сәүдә объектлары хезмәткәрләренә алкогольле һәм спиртлы продукцияне сатканда хокук бозулар төрләре турында, бу өлкәдәге законнарда билгеләнгән мәҗбүри таләпләрне үтәү чаралары турында, алкогольле һәм спиртлы продукцияне сату өлкәсендә дәүләт региональ контролен (күзәтчелеген) оештыру һәм гамәлгә ашыру тәртибе турында, мәҗбүри таләпләрне үтәмәгән өчен әлеге өлкәдәге законнарда билгеләнгән җаваплылык чаралары турында мәгълүмат бирелде.
«Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган сәүдә кагыйдәләре нигезендә аңлатмалар бирелде.
Алкоголь продукциясен сату һәм кулланучылар хокукларын яклау буенча яңгыраган барлык сорауларга белгечләр тулы аңлатма бирделәр, кулланучылар хокукларын яклауның актуаль темалары буенча мәгълүмати материал тараттылар.