Кукмара районының Уркыш авыл җирлегендә гражданнарны кабул итү булды

2025 елның 17 гыйнвары, җомга

2025 елның 16 гыйнварында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Кукмара муниципаль районының Уркыш авыл җирлегендә гражданнарны кабул иттеләр. Алда торган кабул итү турында халыкка җәмәгать урыннарында, мәгълүмат стендларында урнаштырылган белдерүләр аша хәбәр ителгән иде. Күчмә кабул итү авыл җирлеге башлыгы Альбина Агләмова катнашында узды. Авыл халкын кулланучылар базары өлкәсендә туган сораулар, атап әйткәндә, тиешле һәм тиешсез сыйфатлы товарны ничек кире кайтарырга икәнлеге кызыксындырды. Кулланучыларга «Кулланучылар хокукларын яклау турында» 1992 елның 07 февралендәге 2300-1 номерлы Россия Федерациясе Законы нигезләмәләре һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 31 декабрендәге 2463 номерлы карары белән расланган ваклап сату кагыйдәләре нигезендә консультацияләр бирелде. Чара мәгълүмат буклетлары һәм «Вестник потребителя Татарстана» газетасы тарату белән үрелеп барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International