Кибет хезмәткәрләре өчен укыту семинары үткәрелде

2025 елның 22 гыйнвары, чәршәмбе

Кулланучылар базарында хокук бозуларны киметү һәм кулланучылар бәхәсләрен судка кадәр тәртиптә хәл итү максатларында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы белгече Әлки районының Базарлы Матак авылындагы «Фермерское» кибете хезмәткәрләре өчен кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарны аңлату буенча укыту семинары оештырды.

Семинар барышында товарлар, җитештерүчеләр турында кирәкле мәгълүмат булырга тиешлегенә, шулай ук сыйфатлы һәм сыйфатсыз товарларны алмаштыруга һәм кире кайтаруга, сатыла торган товарларга бәяләрне дөрес рәсмиләштерүгә һәм урнаштыруга кагылышлы мәсьәләләр каралды. Сатыла торган азык-төлек товарларының сыйфатын раслаучы документлар булуга басым ясалды.

Сәүдә предприятиесе хезмәткәрләре белән кулланучылар хокукларын яклау турындагы законнарның башка нормаларын да карадылар, шулай ук кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International