Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә хокукый белемнәрне халык арасында массакүләм пропагандалау максатында, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәрләре даими рәвештә гражданнарны кабул итә.
Чираттагы очрашу Балтач муниципаль районының күпфункцияле үзәгендә узды. Гражданнарны Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы хезмәткәре Гөлназ Шакирова кабул итте.
Кабул итү барышында гражданнарга кулланучылар законнарының нигезләре һәм товарлар (хезмәтләр) сатып алганда барлыкка килә торган конкрет тормыш ситуацияләрендә үз-үзеңне дөрес тоту мисаллары, дәгъва бирү тәртибе һәм карау сроклары аңлатылды.
Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә халыкны агарту кулланучыга товарлар һәм хезмәтләр базарында үзен ышанычлырак хис итәргә мөмкинлек бирә. Товарлар сатып алуга, хезмәтләр күрсәтүгә шартнамәләр төзүгә бәйле бәхәсле хәлләр килеп чыкканда, сатып алуларга җентекләбрәк һәм сакчылрак карарга һәм гражданнарны «Кулланучылар хокукларын яклау турында» Россия Федерациясе Законы нигезләмәләрен мөстәкыйль куллануга стимуллаштыра. Чара барышында «кулланучы өчен белешмәлек» буклетлары һәм «Татарстан кулланучысы хәбәрләре» газетасы тапшырылды.