Тартып алынган алкоголь продукциясенең гомуми күләме 279 шешә тәшкил итә

2025 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Россия Эчке эшләр министрлыгының Лениногорск районы буенча МЭБ һәм ПК бүлеге хезмәткәрләре «М» кибетендә шәхси эшмәкәрләрнең алкоголь продукциясен законсыз сату фактын ачыкладылар. Тартып алынган алкоголь продукциясенең (сыра һәм сыра эчемлекләренең) гомуми күләме 13 атамада -279 шешә тәшкил итте.

Әлеге хокук бозу өчен административ җаваплылык РФ КоАПның 14.19 маддәсендә, 14.16 маддәсенең 2 өлешендә каралган (этил спирты, алкогольле һәм спиртлы продукция җитештерү һәм аларның әйләнеше өлкәсендә дәүләт исәбен бозу; этил спирты (ваклап сатудан тыш), алкогольле һәм спиртлы продукциянең озата баручы документларсыз әйләнеше, аларны җитештерүнең һәм әйләнешенең легальлеген раслаучы документлардан тыш сату).

Материал Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Әлмәт территориаль органына тапшырылды. Планнан тыш документар тикшерү үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International