Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органы башлыгы Марина Егорова Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районының Богородский авыл җирлеге халкы белән очрашу үткәрде.
Авылларда күчмә кабул итүләргә һәрвакыт ихтыяҗ зур – алар гражданнарга авылдан читкә чыкмыйча гына күп кенә мәсьәләләрне урында хәл итәргә мөмкинлек бирә.
Халыкны сатып алынган товарларның сыйфаты, товарларны гарантия срогы вакытында да, гарантия срогы беткәч тә кире кайтару сроклары, икмәк-күмәч әйберләренә һәм сөт продуктларына өстәмә түләүләр, кире кайтарылырга яки алыштырылырга тиеш булмаган тиешле сыйфатлы товарлар белән бәйле мәсьәләләр кызыксындырды.
Чара барышында «Вестник потребителя Татарстана» газетасын һәм Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе территориаль органнарының эчке базарны үстерү һәм координацияләү бүлекләре адреслары һәм телефоннары белән товарлар һәм хезмәтләр турында төрле мәгълүматлы буклетлар тәкъдим иттеләр.
Күчмә чара кысаларында авылның муниципаль хезмәткәрләре өчен дә семинар үткәрелде.
Кулланучылар хокукларын яклау мәсьәләсе буенча кергән барлык мөрәҗәгатьләргә гамәлдәге законнар нигезендә аңлатмалар бирелде.